ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

21 нче февраль көнне Октябрьский культура йортына Яшел Үзән районының үзешчән халык коллективы “Рус таңнары” (җитәкчесе Константин Гурин) концерт белән килде.

Февраль аенда “Халык Контроле” мәгълүмат системасына 10 кеше мөрәҗәгать иткән. Сорауларның күбесе юлларны кардан чистарту, авылларны кар өемнәреннән арындыру турында иде. Аларның 6 сы шунда ук чишелде, кайсылары дөрес адреска җибәрелмәгән, ә кайберләре буенча эш алып барыла.

Югары Ослан Үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең 2017 нче ел йомгакларына багышланган советы узды.

Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы Югары Ослан районы территориясендәге культура учакларында узган чараларның яшүсмерләрне тәрбияләүдәге роленә багышланды. Бу утырышта балигъ булмаган балаларның буш вакытын профилактикалауда алар белән эш формаларын активлаштыруга тәкъдим ясалды.

Бүген, 22 нче февральдә, район культура йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булачак. Бу чарага һәр учреждение һәм оешмалардан сәнгать яратучыларны көтеп калабыз.

Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин җитәкчелегендә хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Татарстан иҗтимагый Платасында логотип буенча конкурс бара.

Бүген Макыл урта мәктәбенең барлык сыйныфларда да Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы "Кайнар йөрәк"кә багышланган Батырлык дәресләре үтте. Бу дәресләрдә үз гомерләре һәм сәламәтлекләре турында уйламыйча, авыр хәлдә булган  кешеләргә ярдәм иткән балалар-геройлар  турында сөйләделәр. Сыйныф җитәкчеләре "Ярдәмгә килергә әзерлек һәм тормышта авыр хәлләрне җиңү өчен" бирелә торган  "Кайнар йөрәк" күкрәк билгесе турында сөйләделәр. Дәрес барышында "героизм", "батырлык", "кыюлык", "тәвәккәллек", " битарафлы булмау", "юмартлык" сүләренең төшенчәләре турында фикер алыштылар.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2017 нче елда район административ комиссиясе физик һәм юридик затларны тирә-якны төзекләндерүне бозган өчен күп тапкыр административ җаваплылыкка тартты.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Район китапханәсендә капиталҗ ремонт барганлыктан китап укучыларны Чехов урамы, 52 нче йортта урнашкан элеккеге сәнгать йортында кабул итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International