24 нче февральдә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу тәүлеккә уртача нормадан 5-9 градуска кадәр салкын дигән сүз.
Олы Мәми авылында яшәүче Дуся Баймяшкина Ватанны саклаучылар көнендә туган. Ул көнне крестьяннарның Кызыл Армиясе бәйрәм итмәсә дә, аның туган көнен билгеләп үтәләр!
Бәйрәм алдыннан атнада эш көне 4 көн генә тәшкил итә. Барлык ир-атны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Хөкүмәтнең цоешмаларына 2018 нче елда 2 грант конкурсы игълан ителә. Ул грантлар социаль әһәмияткә ия һәм гражданнарның хокукларын яклау проектларын тормышка ашыруга юнәлтелгән. Алар РФ Президенты фондына карый. Төп темалары – гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаиләне күтәрү, яшьләр проектларын үстерү, культура һәм мәгариф өлкәсен үстерү, яшь талантларны барлау, төрмәдәгеләрнең хокукларын яклау һ.б.
Гаризалар 26 нчы мартка кадәр кабул ителә.
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылында терлек сую пункты ачылды.
20 нче февральдә Халыкара телләр көне кысаларында Югары Ослан мәктәбендә тел дәресләре алып баручы укытучыларының тәҗрибәсен уртаклашыр өчен “Мәгариф өлкәсендә тел проблемаларының яңа этабы” темасына зона семинары булып узды.
Кичә, 21 нче февральдә, Халыкара телләр көнендә, Югары Ослан районы укытучылар төркеме Г.Камал исемендәге театрда уздырылган ”Укытучыларны театр сәнгате тәҗрибәсендә профессиональ - этик хәзерлек уздыру” дигән темага Халыкара фәнни методик семинарда катнашты.
1999 нчы ерның 17 нче ноябреннән бирле 21 нче февралҗ көнне Халыкара телләр көне билгеләп үтелә.
Бүген Россия буенча “Ата-аналар БДИ бирә” акциясе уза. Аның төп максаты – ата-аналарны дәүләт имтиханнары процедурасы белән таныштыру, аның инструктажын өйрәнү, балаларның кичерешләрен үзең аркылы уздыру.
21 нче февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Форпост” отрядлары слеты булып узды.