ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2018 ел
шимбә

Бүген Югары Осланның ял һәм культура паркында"Россия чаңгы юлы - 2018" нең XXXVIБөтендөнья массакүләм чаңгы ярышлары узды.

 

Чираттагы Совет утырышы Мингазова Ә.К. һәм Хөрмәтуллина Л.И. туган көннәре белән котлаудан башланып китте. Алар хөрмәтенә хезмәттәшләреннән бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Район авыл җирлекләрендә үзара салым өчен акча җыю дәвам итә. 9 нчы февральгә җыелган акчаның саны 750 мең сум (19%) тәшкил итә.

 


9
февраль, 2018 ел
җомга

9 нчы февральдә Октябрьское мәктәбендә “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” дигән конкурсның муниципаль этабы булып узды. Анда 3 мәктәптән конкурсантлар катнашты.

Татар Борнашы авылында “Педагогик коллектив белән эффектив идарә итү” дигән темага мәктәп җитәкчеләре семинары булып ухды. Аның программасында мәктәпнең идарә системасы ачык дәресләр, түгәрәкләр эше, педагогик совет утырышы кысаларында ачып бирелде.

2018 нче елның январҗ аена районда авыл хуьалыгы предприятиеләрендә 345 бозау туган.. бу алдагы елга карагагнда 56 башка күбрәк дигән сүз. ОАО «КВ АГРО» - 215 .  ООО АФ «Заря» - 31 гә күбрәк, ООО АПК «Заволжье» 81 баш -  6 башка күбрәк,  КФХ -13 баш - 8 башка күбрәк. Дуңгызлар саны -  1086 баш, алдагы елга караганда,киресенчә,  260 башка азрак дигән сүз.

Росреестр Порталында күчемсез милек турындагы документның дөреслеген тикшереп була.

РФ Хөкүмәте башлыгы Д.А.Медведев юл хәрәкәтенең куркынычсызлык Стратегиясен хуплады. Аның максаты – 2024 нче елга юл хәләкәтләрен 100 мең кешегә 4 кенә үлем очрагы калдыру. Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар. Шуңа күрш үз-үзең турында үзең кайгыртып юлларда саклык белән йөрсәң генә файдасы булыр иде.

 

7 нче февральдә Килди авылы клубында гражданнар җыены булып узды.
Бүгенге авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Марат Зиатдинов, район прокукроры В.Егоров,  район оешмалары җитәкчеләре  катнашты.

Бүгенге Введенка Бистәсе авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Марат Зиатдинов, район прокукроры В.Егоров,  район оешмалары җитәкчеләре  катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International