ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Янга – Юл авылындагы Вафина Нәгыймә Зиннәтовнага 90 яшь тулды.

Кичә, “Эшлекле дүшәмбе” дә, район предприятие һәм оешмалары вәкилләренә  халыкны социаль яклау бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Ул - Алеева Ирина Павловна.

27 нче ноябрьдә Казанда “2016-2018 нче елларга Татарстан Республикасында халыкның финанс грамоталыгы дәрәҗәсен күтәрү” дигән программа буенча 8-11 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче республика олимпиадасы узды.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Казанның 71 нче номерлы Айдинов исемендәге мәктәбендә ”Форпост” отрядларының 10 еллыгына багышланган чара узды. Анда безнең районның Макыл мәктәбеннән “Бригада” отряды катнашты. Бу отряд әле яңа гына хокукый органнарда эшли башлаган отряд членнары ароасында МВД да эшләүчеләрнең балалары да әтиләренең эшен дәвам итә: Маслов Кирилл, Дюсеев Владимир.

27 нче ноябрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов район халкы белән туры элемтәгә керде.

29 нчы ноябрьдә 17.00 сәгатьтә  район культура йорты бар халыкны Әниләр көненә багышланган “Синең өчен...” дигән концртка чакыра.

24-25 нче ноябрьдә Казанның танк училищесында «Юнармия» Бөтенроссия яшүсмерләр хәрби – патриотик хәрәкәтенең 3 нче слеты булып узды.

Районның үзәк китапханәсендә яңа китаплар күргәзмәсе барлыкка килде.

ЯшЬ баламы, укучымы, олы кешеме – һәркайсы өчен ана – иң бөек исем!

Аның кайгыртуы, җылысы, ягымлылыгы, хезмәте һәр кешене кечкенәдән үк чорнап ала. Шуңа күрә баланың теле дә “әни” сүзе белән ачыла.

27 нче ноябрьдә Югары Ослан авыл җирлеге хезмәткәрләре район үзәге территориясендә эре габаритлы мусор җыю белән шөгыльләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International