Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында газ белән тәэмин итү өчен түләү сервисына үзгәртүләр кертелде. Хәзер газ белән тәэмин итү хезмәте өчен электрон төрендә түләү тагын да уңайлырак булды.
Район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр белән утырыш үткәрде. Анда сүз туфракны эшкәртү, силос һәм кукуруз җыеп алу нәтиҗәләре, техниканы кышка кую сораулары күтәрелде.
Бүген район башлыгы марат Зиатдинов ТР ның 2017 нче елның 9 аенда консолидация бюджетының үтәлешенә багышланган республика утырышында катнашты. Аны ТР Министрлар Кабинетында президент Р.Миннеханов алып барды.
Татар Борнашы мәктәбендә тарих укытучыларының “Төп звено укучыларының индивидуаль үсеш траекториясе” дигән тема буенча семинары булып узды.
Кичә Октябрьский мәктәбендә Юнармеец отрядлары җитәкчеләре утырышы булып узды. Анда “Юнармия” патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең алга таба планы буенча фикер алыштылар.
Югары Ослан мәктәбенең 45 еллык юбилее турында архив документлары табылды.
20 нче октябрьдә Югары Ослан авыл җирлегендә 20 нчы ноябрьдә узачак референдумнарның үзара салымга һәр кешедән 300 сум акча җыю буенча мәсьәләләрен хәл итү һәм гражданнарны референдумда катнашырга чакыру буенча чираттагы җыен булды.
19нчы октябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары узды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина ике ачык дәрес күрсәтте, 5нче сыйныфта “Фараоннарның хәрби походлары” дигән темага һәм 6нчы сыйныфта “Урта гасырларда сәүдә эшчәнлеге” дигән темага.
Бүген Аксубай районында “Минем яшем – минем байлыгым” дигән конкурс булып узды.
Үсемлекләр артыннан карау-барлык яшьтәге кешеләрнең яраткан шөгыле. Ләкин аның кагыйдәләрен белү зарур. Алар өчен район китапханәсендә китап күргәзмәсе барлыкка килде.