4 нче майда Түбән Ослан мәктәбендә район прокуроры В.И.Егоров белән очрашу булды. Василий Иванович укучыларга Түбән Ослан авылыннан чыкканпрокуратура хезмәткәрләре турында сөйләде.
ТР Гидромецентры синоптиклары хәбәр иткәнчә, 7 нче май көнне би көчле җил булуы көтелә.
“Әгәр сугыш синең гаиләңә кагылган булса...”, “Әгәр син җиңүнең ничек бирелгәнен белсәң...”, “Әгәр син үзеңнең тарихың, илең, гаиләң белән горурлансаң...””Әгәр син искә төшерсәң...” дигән лозунг астында район энергетиклары “Георгий лентасы” дигән акциядә катнашты.
ТР Министрлар Кабинетының 3 нче апрельдә чыккан 212 нче номерлы карарында 25 нче апрельдән 15 нче майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы куркынычсызлык булдыру буенча аеруча режим турында сүз бара.
6-9 нчы май көннәрендә Югары Ослан халкына транспорт хәрәкәтенең чикләтелгән булкына әзер булырга кирәк.
Татарстан спортсменкалары катнашкан Россиянең җәядән ату Кубогының 2 нче этабында “скид” күнегүе буенча беренче җиңүчеләр исеме билгеле булды. Анда 2 татарстанлы хатын-кыз Светлана Крашенинникова һәм Лилия Валеева 2 медаль яулады. Ә җиңүче исемен Мәскәүдән Наталья Звягинцева танылды.
11 нче майда сәгать 15.00 да районның Яшьләр клубында ТР Президенты каршындагы Предринимательство Советы утырышы булачак. Анда Нагуманова Т.Д – ТР Президенты вәкаләтле вәкиле, Зиатдинова М.Г. – район башлыгы катнашачак.
Бүген районның культура һәм ял паркында район газетасы кубогына Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Һәрвакыт күңелләрдә” дигән 7 нче җиңел атлетика кроссы булып узды.
4 май көнне Матюшино урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары район семинары булып узды. Семинар кысаларында мәктәп укытучылары Токарев А.В. һәм Саматова Д.В. тарих һәм рус әдәбияты фәннәре буенча “50-60 елларда СССР мәдәнияте” темасына интеграцияле дәрес үткәрделәр һәм класстан тыш чара - мәктәпнең “Яшь җилләр” агитбригадасының Бөек Җиңүнең 72-еллыгына багышланган “Эх, юллар!” исемле чыгышын күрсәттеләр. Бу чаралар семинарда катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.
Бүген ведомство территориаль комиссиясенең Югары Осланда яшәүче халыкның тормыш хәлен яхшырту һәм доходларын легальләштерү буенча утырышы булды.