17 февральдә «Югары Ослан РҮХ» ДАССОда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова катнашуында йомгаклау медицина советы булды.
Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге тарафыннан атна саен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар, ведомстволардан кергән контроль хатларның үтәлеше буенча анализ үткәрелә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.
Бүген район мәдәният йортында Татарстан халыклары ассамблеясенең Югары Ослан районындагы вәкиллеген ачу тантанасы булды.
Хәзерге шартларда тәрбия процессының мөһим өлеше булып балаларда гражданлык, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү тора. Безнең балалар үз геройларын – Ватан өчен, безнең киләчәгебез өчен, тыныч тормыш өчен көрәшкән һәм батырларча биргән кешеләрне белергә тиеш.
Бүген Югары Осланда каштан урамында «социаль ипотека» программасы буенча төзелгән, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән 24 фатирлы яңа йортка тантаналы рәвештә күченү булды.
2021 нче елның 16 нчы февралендә, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы, шулай ук Югары Ослан районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - Виктор Киреевның Татарстан Республикасы Саба районы Балалар сәнгать мәктәбендә концерты булды.
15 февральдә ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрәм»генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы башланды.Барлык теләүчеләрне әлеге конкурста катнашырга чакырабыз.
Югары Ослан мәктәбендә Парламент дәресләре үткәрү традициягә әйләнде. Унөченче парламент дәресе Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Яр Чаллы шәһәренең 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге, «Яр Чаллы сәнгать көллияте» ДАҺБУ базасында узган «Кышкы фантазияләр «Региональ иҗади конкурсына йомгак ясалды.
Бүген район Башкарма комитетының административ комиссиясе Рәисе Илнур Шакиров җитәкчелегендә Югары Ослан муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды.