ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

20 нче февральдә Халыкара телләр көне кысаларында Югары Ослан мәктәбендә тел дәресләре алып баручы укытучыларының тәҗрибәсен уртаклашыр өчен “Мәгариф өлкәсендә тел проблемаларының яңа этабы” темасына зона семинары булып узды.

Кичә, 21 нче февральдә, Халыкара телләр көнендә, Югары Ослан районы укытучылар төркеме Г.Камал исемендәге театрда уздырылган ”Укытучыларны театр сәнгате тәҗрибәсендә  профессиональ - этик хәзерлек уздыру” дигән темага Халыкара фәнни методик семинарда катнашты.

1999 нчы ерның 17 нче ноябреннән бирле 21 нче февралҗ көнне Халыкара телләр көне билгеләп үтелә.

Бүген Россия буенча “Ата-аналар БДИ бирә” акциясе уза. Аның төп максаты – ата-аналарны дәүләт имтиханнары процедурасы белән таныштыру, аның инструктажын өйрәнү, балаларның кичерешләрен үзең аркылы уздыру.

21 нче февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Форпост” отрядлары слеты булып узды.

21 нче февраль көнне Октябрьский культура йортына Яшел Үзән районының үзешчән халык коллективы “Рус таңнары” (җитәкчесе Константин Гурин) концерт белән килде.

Февраль аенда “Халык Контроле” мәгълүмат системасына 10 кеше мөрәҗәгать иткән. Сорауларның күбесе юлларны кардан чистарту, авылларны кар өемнәреннән арындыру турында иде. Аларның 6 сы шунда ук чишелде, кайсылары дөрес адреска җибәрелмәгән, ә кайберләре буенча эш алып барыла.

Югары Ослан Үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең 2017 нче ел йомгакларына багышланган советы узды.

Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы Югары Ослан районы территориясендәге культура учакларында узган чараларның яшүсмерләрне тәрбияләүдәге роленә багышланды. Бу утырышта балигъ булмаган балаларның буш вакытын профилактикалауда алар белән эш формаларын активлаштыруга тәкъдим ясалды.

Бүген, 22 нче февральдә, район культура йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булачак. Бу чарага һәр учреждение һәм оешмалардан сәнгать яратучыларны көтеп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International