ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

1 нче июньдә Түбән Ослан клубында балаларны яклау көненә багышланган “Күңелле эшләр” дип аталган квест-уен үткәрелде. Бу чарага балалар әти-әниләре һәм әбиләре белән килде.

1 нче июнь көнне район үзәгенең ял һәм культура паркында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булды. Июньнең беренче көне юкка гына бәйрәм итеп билгеләнмәгән, ул каникуллар башланып киткән көн, балаларга шатлык алып килә торган көн, төрле маҗаралар көтә торган көн. Бу көнне балалар өчен иң талантлылар концерт программасы хәзерләде.

31 нче майда “Ривьера” күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин җитәкчелегендә  “Татарстан – яңа гасыр”  иҗтимагый хәрәкәтенең VII нче съезды булып узды. Анда 300 дән артык депутат катнашты. Бу съезд Политсоветның 3 еллык эшенә бәя бирде, алга таба төп бурычларны билгеләде.

2 нче июньдә көннең икенче яртысында ТР территориясендә яшенле яңгыр, көнҗьк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил, боз булуы көтелә.

Регионда әйләнә – тирә бизнесны яхшырту өчен РФ Хөкүмәтенең 2017 нче елның 31 нче январенда чыккан 147-р карары нигезендә РФ территориясендә инвестицияләрне киңәйтү өчен кирәк булган бизнес процедураларын җиңеләйтү өчен 12 максатчан модель расланган.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан муниципаль район Советы Юридик бүлек белгече урыны – вакантлы икәнен хәбәр итә. Квалификацион таләпләр: югары яисә урта профессиональ белем.

Кичә районның барлык авыл җирлеге башлыклары район башлыгы урынбасары С.Осянин җитәкчелегендә Казанда ТР Президенты Аппараты ел да үткәрә торган семинар – утырышта булып кайттылар.

1 нче июнь – балаларны саклау һәм яклау кцне». Бу олыларга балаларның хокукларын яклап, аларны бәхетле итәр өчен барлык шартларны да булдыру өчен көрәшүне сорый торган гомумхалык  бәйрәме.

23 нче майда 11 беренче сыйныф укучысы  фортопьяно классы буенча музыка дөньясына кереп китәр өчен Музыка галиҗанәпләре кулыннан ачкыч алды. Ул медаль формасында ясалган. Һәр яшь пианист әле аз гына вакыт үтүгә карамастан, үзенең талантын күрсәтте. Аларны бу һөнәргә остазлары А.Г. Стрельникова һәм  Л.В. Хуртина өйрәтә. Концерт номерлары әкияттән өзекләр һәм төрле уеннар белән катнаштырылган иде.

 

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре май аенда 385 бозау җитештергән. Бу күрсәткеч узган елга караганда75 башка күбрәк дигән сүз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International