2017 нче елның 5 ае эчендә районда 35 бала дөньяга килгән. Аларның 15-е – малай, 20-се – кыз бала.
29 майда гитара классы бүлеге укучылары өчен music – форум булып узды. Ул гитара музыкасы классикларына багышланган иде. Программага классикларның әсәрләре һәм аларны теоретик яктан анализлау кертелгән иде.
Кадерле Югары Ослан халкы!
Ел саен җәйнең беренче көнендә бик күңелле һәм якты бәйрәм уза. Ул безгә, олыларга, тагын бер кат балаларыбыз өчен ни дәрәҗәдә җаваплылык йөкләтелгән икәнен искә төшерү өчен яхшы. Без балаларыбыз тыныч, матур һәм ярату атмосферасында яшәсен өчен бар көчебезне кызганмаска тиеш.
1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне балаларның иң күңелле һәм иң бәхетле көннәре: каникуллар башлана, ял итү, күңелле походларга йөрү, су коену, кызыну, тәнне чыныктыру белән шөгыльләнә торган вакыт.
Югары Ослан Прокуратурасы Зеленодольск шәһәренең 2 кешесенә: Владимир Макаров һәм Максим Тюнегинга һәм Марий Элдан Искәндәр Муллагалиевка карата җинаять эше ачты.
31 нче майда районның Үзәк китапханәсендә Бөтендөнья табак көненә багышланган ”Күзгә – төтен” дигән әңгәмә узды.
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгында авыл хуҗалыгы кырларын электрон карталарга кертү турында утырыш булды.
31 нче май – тәмәке тартудан баш тарту яисә тәмәке төтененнән арыну көне. Бу көн тартучылар өчен генә түгел, ә алар белән янәшә яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырту өчен дә уйлап тапкан акция.
“Физик затлар өчен налог түләүчеләрнең шәхси кабинеты” ның өстенлеген һәм уңайлыгын инде 25 мең граждан уңай бәяләде. Бу сервиска керү өчен паспортны күрсәтеп теләсә кайсы инспекциягә гариза язарга мөрәҗәгать итеп була.
НК РФ ның 430 нчы маддзсе 1 нче бүлеге һәм 419 ны маддәсенең 1 нче маддәсенең 2 нче подпункты нигезендә физик затларга акча түләмәүче индивидуаль эшмәкәр үзе өчен пенсион һәм медицина страхованисен фиксированный түләү төрендә түләргә тиеш.