ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Югары Осланның 85 еллык юбилее алдыннан Олы Мәми авылында яшәүче ирле хатынлы Скарлухиннар 85 яшь агач үсентесе утырттылар.

Октябрь ахырында Яшел Үзән шәһәренең балалар музыка мәктәбендә “Йолдыз каруселе” дигән 3 нче Бөтенроссия конкурсы булып узды. Анда Россиянең Татарстан, Чувашия, Марий – эл почмакларыннан иҗат коллективлары һәм солистлар җыйналган иде.

Балаларның көзге каникуллар вакытында актив ялларын оештыру максатыннан район мәктәпләренең иҗтмимагый оешма членнары “Дуслык әлифбасы” дигән профильле сменада булып кайтты. Бу смена Югары Ослан балалары өчен генә оештырылган иде.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Коргуза авыл җирлегендә 60 ел буе иңне-иңгә куеп яшәгән Анна Алексеевна һәм Петр Иванович Дорониннарның гаилә юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Мондый гаиләләр, һичшиксез, бик олы хөрмәт һәм соклану хисләре  уята. Авыр сугыштан соңгыы елларда бер – берсенә ихтирам һәм мәхәббәт саклап, тәрбияле балалар үстерүче буыннан алар. Балалары, оныклары һәм күп санлы оныкчыклары өчен матур үрнәк күрсәтүче бу гаилә бик тугырылыклы, хезмәт сөючән һәм шәфкатьле булып бу көнгә кадәр сакланган.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов гражданнарны кабул итте.

Хөрмәтле Югары Осланлылар һәм район кунаклары!


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Красноярск шәһәрендә балаларга өстәмә белем бирү педагогларының “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән конкурсы башланды. Безнең районнан анда Югары Ослан урта мәктәбе педагогы Анохин Сергей Николаевич катнаша. Конкурс 7-11 нче ноябрь көннәрендә бара.

«Электроэнергия өчен  түләргә бюджет акчаларының дефицит булуы” дип аталды авыл җирлекләре өчен үткәрелгән утырышның темасы. Утырышның барышын район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкләде.

Авыл җирлекләре секретарьлары инициативасы белән авыл җирлекләре, росреестр, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре, кадастра Палаталары арасындагы элемтәгә багышланган укыту семинары булып узды.

Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә “Эшлекле дүшәмбе” булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International