Агымдагы елның 10 ае эчендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары барлыгы 20599 ц. сыер, дуңгыз һ.б. төрле ит җитештерде.
“ТР ның социаль ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаган балалар гаиләләрен исәпкә алу һәм мониторинглау” информацион системасына 2 сигнал картасы килде. Шуның нигезендә “Өмет утравы” дигән халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы Үзәгендә экстрен рәвештә реабилитацион консилиум җыелды. Анда 3 баласы белән 2 гаиләнең тормыш хәлләре каралды.
Агымдагы 10 ай эчендә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре 3779 баш бозау алган. Бу күрсәткеч алдагы елга караганда 24 башка артыграк. Арттыручылар арасында: ОАО «КВ Агро» , КФХ «Николаев С.А.» , КФХ «Жестков А.В.»ООО «АПК «Заволжье» булса, киметүчеләр арасында ООО «АФ Заря» , КФХ «Прокопьева А.И.»,КФХ «Сибгатов Р.” бар.
Хөрмәтле район бухгалтерия хезмәткәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән кайнар котлыйм!
Бу көннәрдә ТР АМО активистларыннан 10 кеше Германиядә 1 атналык стажировкада булып кайтты. Яшьләр чит илдәге коллегаларының рус телендә сөйләшүче “Юность” Союзы эшчәнлегенең структурасы белән таныштылар. Алар андагы авыл кешеләренең тормышы, фермер хуҗалыкларының торышы белән якыннан таныштылар. Сыр җитештерә торган Этталь авылында, Альп тауларында булдылар, ВМW автомобилендә йөрделәр, Milka шоколады ясый торган сыерлар белән таныштылар, музейларда булдылар.
Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Кичә Яр буе Морквашы балалар бакчасында балаларның математик сәләтләрен дидактик уеннар аша үстерү темасына багышланган семинар булып узды
Кичә Октябрьский поселогында тантаналы рәвештә Нәзирә Кәлимулловна һәм Рашат Хасанович Шагеевларның алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Алар 50 ел буе иңне-иңгә куеп бергәләп тормыш юлыннан атлыйлар.
ТР да өй буенча пенсион фонд хезмәткәрләре дигән ялган исем белән йортларга кереп йөрүчеләр турында билгеле булды. Бу кешеләр төрлечә ялганлап, пенсионерларның саклагыч кассаларында булган, я аласы пенсияләрен төрле пенсион фондларга күчерергә өндиләр.
Бүген Покровка авылының пенсионеры Льентьева Клавдия Алекссевнага – 95 яшь. Аны юбилее белән котларга Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Илнур Гаязов килде. Ул аңа Россия Президентының Рәхмәт хатын һәм үзеннән бүләк тапшырды.