ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

РФ ның шәһәр төзелеше Кодексының 55 нче маддәсе нигезендә яңа төзелгзн объектны эксплуатацияләүгә рөхсәт объектның төзелеп бетүе, реконструкциясе, капиталь ремонтның тулы күләмдә төгәлләнүе турындагы документны тапшыргач һәм проект документациясе әзер булгач кына бирелә.

2016 нчы елның 21-22 нче октябрь көннәрендә “Татарстан республикасының авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында ТР ның аграр яшьләр оешмасы һәм Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгы “Һөнәре буенча иң яхшы” профессиональ конкурсы үткәрә.

22-25 сентябрь көннәрендә Казанның “Регина” гостиница комплексында ТР ның аграр яшьләр региональ оешмасының активы мәктәбе эшләячәк.

Казан 200 һәм 2000 акча купюралары символларын сайлауда Россиянең Үзәк банкында финалга узды. Аны Казан Кремле һәм Казан Федераль Университеты яклаячак.

Кадерле дуслар! Сезне “Культура паркы мине дә, сине дә каршы ал!” дип исемләнгән Парк һәм Скверлар фестиваленә чакырабыз.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре РТ бюджетыннан субсидия рәвешендә бүленеп бирү торган акчага фермаларны һәм коровникларны ремонтлыйлар.

15 сентябрь көнне  Югары Ослон муниципаль районының авыл хуҗалыгы  бүлеге мөдире Рәшит Галимҗан улы Гыйбадуллин Матюшино урта мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучысы Агеева Анастасияга җәйге каникул вакытында ындыр табагында тырышып эшләгәне өчен кыйммәтле бүләк һәм мактау кәгазе тапшырды.


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 15 нче сентябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Республика премьер-министры И.Халиков катнашындагы Республиканың бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр утырышында катнашты.

Шәхси ишек алдында сыер һәм кәҗә асраучылар Республика казнасыннан акча лата субсидия ала башладылар. Ул акчалар 1 баш сыерга – 3000 сум, ә 1 кәҗә башына – 1000 сум тия.

Кичә, 14 нче сентябрьдә, районның Яшьләр клубында Вакансияләр ярминкәсе булып узды. Анда районның 14 предприятие һәм оешмасы катнашты. Вакансияләр саны – 131 эш урынына 53. Ярминкәгә барлыгы 81 граждан килгән. Эшкә юнәлтмә 10 кешегә бирелде, калганнарга юридик ярдәм күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International