ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче нәни һәм беренче төркем балалары өчен  белем көненә багышланган чара уздырылды.  

Мәйдан мәктәбендә 1 нче кыңгырау бик оешкан төстә узды. Быел мәктәпкә 1 нче сыйныфка 4 бала укырга керде. Алар: Пуйгина Виктория, Васильева Полина, Батуева Сарьян и Пятнов Иван. Барысын да бәйрәм белән мәктәп директоры Л.Тишина котлады.

Кичә Печище авыл җирлегендә Анатолий Семенович һәм Рәйсә Сергеевна Рябөовларның гаилә туен билгеләп үттеләр. Менә 55 ел инде алар кулны-кулга тотынышып гомер юлыннан атлыйлар. Бу еллар авырлыкларга бирешмичә, балаларга, оныкларга һәм таныш-белешләргә багышланган.

Матюшино гомуми урта мәктәбендә Белем бәйрәме тантаналы һәм оешкан төстә үтеп китте. Мәктәптә быел районның алты авылыннан укучылар килеп укыйлар. Яңгырлы көн булуга карамастан, иртәдән мәктәптә бәйрәмчә күңелле һәм җылы иде.

Бүген, 1нче сентябрь көнне, Олы Мәми урта мәктәбендә яңа уку елына багышланган тантаналы линейка узды.

1 нче сентябрь – белем бәйрәме. Бу көнне барлык россия мәктәпләрендә беренче кыңгырау яңгырый. Ямбулатово мәктәбендә быел беренче класска 5 укучы килде.

Бүген Введенка Бистәсендә 1 нче сентябрьгә багышланган тантаналы линейка булып узды. 3 бала 1 нче класска укырга килде.

Югары Ослан муниципаль районы Советы район Советының юридик бүлеккә баш белгеч урыны вакантлы икәнен белдерә.

Бүген Вахит мәктәбендә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган 1 сентябрь – Белем бәйрәме булып узды.

Кичә Макыл авыл җирлегендә “Югары Ослан” Агрофирмасы хезмәт коллективы белән очрашу булып узды. Макыл авыл җирлеге башлыгы Алина Матвеева 1 нче яртыеллыкка авыл җирлеге үсеше турында отчет бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International