ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

8 нче июньнән район Үзәк китапханәсендә”Шамаил сәнгате” дигән күргәзмә ачылды.

14 нче июньдә Татарстан Росреестрының барлык территориаль идарә бүлекләрендә сәгать 8.00 дән 17.00 гә кадәр ана капиталын ничек тоту һәм балигъ булмаган баласы булган гаиләләрнең милкен регистрацияләү сораулары буенча “Кайнар линия” эшләячәк.

ООО “Сыйфат” подряд оешмасы бик түбән темплар белән яңа спорт мәйданчыкларының нигезен сала башлады.

Кичә район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов җитәкчелегендә ягулык сезоны мәсьәләләре буенча комиссия штабының икенче утырышы булып узды.

Җәйге каникул вакытында мәктәпләрдә сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады.

ТР ның Росреестр идарәсе бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү графигын хәбәр итә: 11 нче июнь – кыскартылган эш көне; 12 нче июнь – бәйрәм көне; 13 нче июнь – Казанда сәгать 8.00 дән 17.00 гә кадәр, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм республиканың калган районнарында – ял көне.

Ел саен уза торган хәрби-кыр лагерьлары быел да Матюшино мәктәбе базасында узды. 3 көн буена югары сыйныф укучылары педагоглар карамагында хәрби уен фәнен генә түгел, ә яңа танышулар, яңа чаралар, яңа дуслар табу белән дә шөгыльләнделәр.

Югары Осланның яшь каратистлары Йошкар-Ола шәһәрендә узган ачык көрәш беренчелегендә булып кайтты.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Казанның “Уникс” концерт залында тантаналы рәвештә премияләр тапшырдылар.

Бүген ТР ның Минэкологиясе Үзәк территориаль идарәсе башдыгы Илһам Сабиров “Эковесна – 2016” конкурсында һәм санитар-экологик 2 айлыкта җиңүчеләрне котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International