Җәй – һәрбер бала өчен үзе бер кечкенә тормыш. Күптән көтеп алынган каникуллар белән районның Яшьләр клубы да эшне активлаштырып җибәрде. Аның хезмәткәрләре балаларның ялын сәламәтлек процедуралары аша оештырды.
Ана капиталы акчалары РФ тарафыннан рөхсәт ителгән товар һәм услугаларның һәрберсенә юнәлтергә мөмкин: инвалид балаларны реабилитацияләү һәм социаль адаптациясе өчен дә тотарга мөмкин.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов чираттагы административ комиссия утырышын уздырды. Анда КоАП РТ ның 3.6 маддәсе 1 нче бүлегендәге административ тәртип бозулар Югары Ослан һәм Печище авыл җирлекләре территорияләрендә каралган.
Хөрмәтле районның социаль хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Рамазан – мөселманнарның ураза тота торган иң имзге ае. Быел ул 6 нчы июньдә башланып китте. 1 ай буена дин юлындагы мөселманнар көндезге вакытта ашау-эчүдән, тарту, спиртлы эчемлекләрдән тыелып торалар. Ураза кояш чыкканчы азаннан соң башланып, кояш батып, кичке азан әйтелгәч тәмамлана.
4 нче июньдә район Сабантуе булып узды. Традицияне бозмыйча, бу көнне авыл хуҗалыгы батырларына бүләкләр тапшырылды.
Югары Ослан районы Прокуратурасы автомобильләрне бензин белән тутыра торган станцияләрнең эксплуатация хәлен тикшерде.
Районның “Өмет утравы” халыкка ярдәм күрсәтү комплекслы Үзәгенә сигнал килеп төште. Ул хәбәр аеруча куркыныч хәлдә калган гаиләдән иде. Ул гаиләдә бары бер генә бала тәрбияләнә.