Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән утырыш уздырды.
“Серле микрофон” дигән район балалар җыр конкурсы тәмамланды.
ТР ның Росреестр идарәсе ял һәм бәйрәм көннәре графигын кабул итә.
21 нче апрельдә Коргуза авыл җирлегендә республикакүләм “Изге Татарстан” дигән проект кысаларында район культура йортында “Яхшылык эшлә!” дигән концерт булып узды. Анда җыелган акчалар Олы Мәми авылының авыру Татяяна Баймяшкинага юнәлдерелүе турында һәркем белә.
Район башлыгы Марат Зиатдинов белән 24 нче апрельдә узган турыдан-туры элемтәне” Иң начар юллар син яшәгән җирдә” дип исемләп булыр иде. Район Үзәгенең һәм Киров поселогының күп кенә урамнарыннан елның теләсә нинди ел фасылында да узып булмый. Халык ул урамнарны щебенка белән булса да каплап булмас микән дигән сораулар яудырды.
Район авыл кырларында орлыкларны барлау, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне эшкәртү эшләре башланды.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын исәпкә алучыларның эш срогы 7 көнгә кыскартыла һәм ул 1 нче июльдән 15 нче августка кадәр узачак.
Иннополис шәһәрендә партнерлар стенасының тантаналы ачылышы булып узды. Бу чарага РФ ның элемтә һәммассакүләм коммуникацияләр министры Н.Никифоров, ТР ның информатизация министры Р.Шәйхетдинов, шәһәр мэры Е.Иванов, университет ректоры А.Тормасов катнашты.
Бик күп китапханә чаралары арасында бик мөһим саналганы 22 нче апрель китапханә төне санала. Бу төн быел “Киноны укы!” дип аталды. Һәм анда Василий Шукшин иҗатына баш иючеләр җыйналды.
Урман хуҗалыгының федераль агентлыгы РФ субъектларының урманчылык белән шөгыльләнә торган органнарына корыган һәм сынган агачлардан ничек файдаланырга, урманнарны алардан ничек арындырырга дигән сорау күтәреп чыкты.