ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

20 нче январьда районның Үзәк китапханәсендә Давлетшина Г.И. җитәкчелегендә Татар конгрессын Советының аерым әгъзалары утырышы булып узды. Анда түбәндәге сораулар күтәрелеп чыкты:

Бүген Макыл мәктәбендә ТР  Яшел Үзән территориаль Госалкоголь инспекциясе органнарының бүлек башлыгы Гаяутдинова Ф.Ф һәм консультант ГалиуллинаР.Р кунакка килделәр. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” дигән темага  лекция укыдылар.

19 һәм 20 нче январь көннәрендә балигъ булмаган балалар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе күп балалы һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә йөреп, аларның тормыш шартлары белән танышты, янгыннан саклану чараларын күрсәтте, электр һәм газ сүнү очракларына басым ясады. Бу эш Макыл, Октябрьский. Яр Морквашы, Введенка Бистәсе авылларында узды.

2016 нчы елныд 1 нче январеннан автомобиль хуҗаларына  юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны яртылаш кына түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу мөмкинлек штрафны кагыйдә бозганнан соң 20 көн эчендә түләгәннәр өчен генә.

“Өмет утравы” халыкка социаль яклау күрсәтү хезмәткәре Э.Р. Сафиуллина Макыл авыл җирлеге башлыгы А. Матвеева белән берлектә авыр хәлдә яшәүче, күп балалы  гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән профилактик эш алып бардылар.

Көн саен һәр кеше юлда. Ул я җәяү, я транспортта, я булмаса үзе транспорт йөртә. Ә җәяүле кешедән бик зур җаваплылык сорала.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

ГИМС хезмәткәрләре бүген боз өстенең калынлыгын тагын бер кат тикшерделәр һәм 3,5 тонна авырлыкны күтәрә дигән нәтиҗәгә килделәр.

18 нче декабрьдә “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәгенә социаль яктан ярдәмгә мохтаҗ, куркыныч алдында калучы 2 гаиләдән сигнал килде.

Бүген Олы Мәми авыл җирлегендә гражданнар җыены уздырылды. Отчет доклады белән Скарлухин Н.А. чыгыш ясады. Ә мәктәп директоры Сычева О.Г. да үз учреждениесенең эше турында халык алдында хисап тотты.

Бүген Канаш авыл җирлегендә гражданнар җыены уздырылды. Отчет доклады белән Н. Вальков чыгыш ясады.  Ул бигрәк тә авыл территориясен төзекләндерүгә һәм яңа төзелешләргә басым ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International