ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген, 25.10.2019 ел  психологик-педагогик хезмәт белгечләре Түбән Ослан мәктәбендә һәм Түбән Ослан балалар бакчасында булдылар.

26 октябрь, шимбә көнне, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән  районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак. Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр үткәреләчәк. Төрле мәйданчыклардагы ассортиментның үз үзенчәлекләре бар, һәм халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын өстәмә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

"Иң яхшы Яңа ел уенчыгы" балалар конкурсы үткәрелә.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда «Минем бизнес» форумы узды, анда кече һәм урта предприятиеләргә дәүләт ярдәме чаралары, үз эшеңне булдыру һәм үстерү мөмкинлекләре, остазлык институтын формалаштыру, эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү турында фикер алыштылар.

24 октябрь көнне МБГББУ «Балалар иҗат үзәгендә» «Чыганакларга сәяхәт» Х Республика конкурсының муниципаль этабы узды.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

24 октябрьдә Югары Ослан район судында яңа билгеләнгән судья тарафыннан ант итү тантанасы булды.

21-23 октябрьдә Саба аграр көллияте базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы тарафыннан оештырылган "Терлек азыгы җитештерү, терлек азыгы әзерләү һәм эре мөгезле терлекләрне ашату белән идарә итү" темасы буенча производство укулары узды.

Өстәмә белем бирү үзәгенең түгәрәк берләшмәләре географиясе киң. Ул Югары Ослан һәм якындагы бистәләр белән генә чикләнми. Мәсәлән, икенче ел инде «Хореография» түгәрәк берләшмәсенең өстәмә белем бирү педагогы Трофимова Любовь балаларны Иннополиста бию һәм хореографиягә өйрәтә. Балалар шәһәрдә генә түгел, ә аннан читтә концертлар белән дә шөгыльләнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International