ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 20 июнендә Югары Ослан РҮХ базасында “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Екатерина Климовская булачак әниләр өчен “Аистенок” клубының чираттагы дәресен үткәрде.

17-18 июнь көннәрендә Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев һәм Казан дәүләт аграр университетының югары уку йортына кадәрге белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Фәссахова Гүзәл Рәфкать кызы «Россия агромәктәпләре ассоциациясе» төбәк бүлегенең эшчәнлеген регламентлаучы законнар базасы булдыру буенча Бөтенроссия семинарында катнаштылар. Семинар Тамбов өлкәсенең Татаново урта мәктәбе базасында уздырылды. 

Июнь уртасыннан республикада янгын куркынычының югары дүртенче классы билгеләнде. Шуның белән бәйле рәвештә «Идел буе урманчылыгы»  РФ Хөкүмәтенең 30.06.2007 ел, № 417 карары белән расланган урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирү кирәклеге турында искә төшерә.

Мәгълүмат чараларын оештыру максатларында - дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чараларны агарту йөзеннән, район балалар китапханәсендә яшүсмерләр һәм ата-аналар өчен «Без коррупциягә каршы» дигән акция үткәрелде.

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез; көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Кичә Матюшино авылында Югары Ослан муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең район туристик слеты булып узды. Слетта районның 10 гомуми белем бирү учреждениесеннән командалар катнашты. Катнашучылар өчен киң программа әзерләнгән иде: бивуаклар конкурсы, походлы ризыклар, туристик җырлар, визит карточкасы һәм кече Сабантуй рәвешендәге спорт ярышлары. Җиңүчеләргә һәм призерларга призлар һәм бүләкләр территориаль профсоюз оешмасы тарафыннан бирелде.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Һәр елны 22 июньдә Югары Осланлылар Бөек Ватан сугышы башлануын искә алалар.

2019 нчы елның 19 нчы июнендә Югары Ослан муниципаль районының Карахуҗа авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Хадиятуллиннар гаиләсе Акрам Әгъләм улы һәм Тамара Николаевнаның алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Хөрмәтле кунаклар һәм Югары Ослан муниципаль районы халкы!

Youtube каналында "Соколка Медиа" иҗади видеостудиясенең 17.06.19 нчы чыгарылышы

2019 елның 18 июнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорын тәмамлау мәсьәләләренә багышланган Мамадыш шәһәрендә күчмә киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International