ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

18 июнь көнне Район балалар китапханәсендә Югары Ослан муниципаль районында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча муниципаль программа һәм «Минем Ватаным-Татарстан» дигән темага чаралар планы кысаларында Туган якны өйрәнү буенча «Туган як сукмаклары» дигән викторина үткәрелде. Анда Югары Ослан урта мәктәбенең мәктәп яны лагере укучылары актив катнашты.

18нче  июнь көнне, “Социаль туризм” программасы кысаларында , Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында   социаль хезмәт алучы унике кеше Казанның  шәһәрендә булдылар. “Социаль туризм” программасы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга туган якның истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирә.

Бүген, көннең беренче яртысында, муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов район җитәкчеләре һәм фермерлары белән җитештерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2019 елның 21 июненнән 05 июленә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан үткәрелүе турында хәбәр итә. Икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли башлады.

Россия Федерациясе Граждан кодексының 795 статьясындагы 1 пунктында билгеләнгән пассажирны җибәрүне тоткарлаган өчен транспорт йөртүченең гомуми җаваплылыгы кагыйдәләре нигезендә  Пассажирга ташучы транспорт чарасын җибәрүне тоткарлаган яки мондый транспорт чарасы билгеләнгән пунктка килүгә соңга калган өчен, пассажир йөртүче пассажирга тиешле транспорт уставында яки кодекста билгеләнгән күләмдә штраф түли.

Без мәгълүмат технологияләре гасырында яшибез һәм бүгенге көндә халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм оперативлыгын арттыруның төп өстенлеге - ведомство ресурсларын электрон рәвештә куллану.

Район кырларында күпьеллык үләннәрдән азык әзерләү эшләре бара. Район буенча күпьеллык үлән мәйданнары 6485 гектар тәшкил итә. Сенаж салуны "Нармонка"  һәм "Востокзернопродукт" механизаторлары алып бара. Фермер хуҗалыклары печән әзерләү өчен үлән чабуга керештеләр.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тантаналы чара узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргызстанның яшьләр лидерлары форумына теркәлү ачылуын хәбәр итә. Анда 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.

Бүген, 18 июнь көнне, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 6 кеше җир, торак һәм эшкә урнашу сораулары буенча кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International