Акцияне үткәрү максатыннан районда Югары Ослан гимназиясе базасында муниципаль мәйданчык оештырылды, анда 36 укучы һәм 5 укытучы катнашты.
«Россия Федерациясе Салым кодексы” ның икенче өлешенә һәм «Салымнар һәм җыемнар турында” Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында "Федераль законның 9 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2011 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә балигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк балалары булган затларга милек салымнары буенча салым ташламалары бирелә.
Кадастр Палатасы белгечләре 17 нче майда кадастр учетына кагылган сораулар буенча кызыксынучылар өчен чираттагы лекцияләрен тәкъдим итәләр. Алар анда җирнең меңевой планын төзегәндә нинди нюанслар килеп чыгарга мөмкилеген, урман участоклары һәм аеруча саклна торган табигать территорияләре янында төзелә торган объектларның яң кагыйдәләрен аңлатачаклар.
26-27 нче апрель көннәрендә Иннополис шәһәрендә өмә узды. Анда 400 дән артык кеше катнашты.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Һәр язны һәр христиан дине кешесе йортына изге Пасха керә. Бу бәйрәм күпләр өчен күңел тынычлыгы, күңел байлыгның, мәрхәмәтлек һәм яхшылкның иң кыйммәтле нәрсә икәнен аңлатучы символ булып тора.
Кичә, 2019 елның 26 апрелендә, Казан медицина көллиятендә "2019 елда урта медицина һәм фармацевтика белеме белән иң яхшы белгеч" Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясадылар.
27 апрельдә Югары Ослан районының "Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы мәктәп дендрариенда Урман утырту көне уздырды.
Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан муниципаль районының җирле үзидарә органнарында гражданнар хатлары, мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча традицион шимбә киңәшмәсе узды.
2018 елның 28 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыш, көндез төньяк-көнчыгыш җил, көчәйгәндә 15-18 м/с га җитә.
Финанс-бюджет палатасы тарафыннан 2019 елның 1 апреленә барлыкка килгән салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны 1000 сумнан артык түләп бетерү мониторингы үткәрелә. Югары Ослан муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына бурыч 2019 елның 26 апреленә 29 миллион сумнан артык тәшкил итә. Район буенча недоимканы түләү нәтиҗәлелеге республика буенча уртача күрсәткеч 10,0% тәшкил иткән.