Район мәктәпләрендә 4 нче сыйныфта алып барыла торган Дин культурасы нигезләре дәресләрен мониторинглау узды.
Кама Тамагында Идел арты лигасы җиңүчеләре билгеле булды.
Ярышларда Кама Тамагы, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш районнары катнашты.
7 нче ноябрьдә Печище авыл җирлегеннән Миннезөһрә Гариповна һәм Мәхмүт Борханович Гаязовларның Зөбәрҗәт туйлары.
Россия борынгы гасырлардан ук көчле ир -атлары белән дан казанган булган. Нәкъ менә полиция хезмәткәрләре шундыйларның берсе: аларга Ватанны сакларга һәм гражданнарның тынычлыгын тәэмин итергә дигән миссия куелган.
17 нче ноябрьдә район Советының актлар залында Башкарма комитет инициативасы белән “Ярдәм кулы суз!” сәяси акциясе булып узды.
“2017-2020 нче елларда Татарстан яшьләрен патриотик рухта тәрбияләү” программасы кысаларында 31 нче октябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр безнең район укучылары Казанда “Патриот” лагеренда көзге профильле сменада булып кайтты.
7 нче ноябрь – календарҗның кызыл көне, дөресрәге – Октябрь революциясе көне, 20 нче гасырның илнең тормышын астын-өскә китергән мөһим вакыйгалары көне. Бу көнне бар халык тантаналы парад һәм демонстрацияләргә хәзерләнә иде.
Бөкек Ватан сугышының 75 еллык юбилей датасынакадәр бик аз вакыт калып бара. Ул якынайган саен балаларга патриотик тәрбия бирү дә активлаша бара. Алар безнең илебезгә җиңүне якынайтучы кешеләр турында эзләнүләр алып баруны көчәйтәләр.
Октябрьнең соңгы көннәрендә һәм ноябрь башында район башлыгы Марат Зиатдинов һәм аның урынбасары Сергей Осянин районның 90 яшьлек юбилярларын Россия Президенты В.В.Путин исеменнән өйләренә барып котлап йөрделәр.
5 нче ноябрьдә ТР территориясендә көндез һәм төнлә көчле яңгыр һәм томан булуы көтелә.