Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгында агымдагы елда кырны саклаучы һәм эрозиягә бирешмәүче урман үсентеләре утыртуны оештыруга багышланган утырыш булды.
Яшь буынның үзенең туган ягына, аның тарихына кызыксынуын күтәрү, балаларны фәнни-эзләнү эшенә тарту, аларда үз Ватанына карата патриотлык хисләре тәрбияләү йөзеннән 2018 нче елның январь – март айларында 9 нчы регионара“Россия династияләре” дип исемләнгән иҗади проектлар конкурсы уздырылды.
Бөтенроссия тикшерү эшләре – ул төрле фәннәрдән йомгаклау контроль эшләре биреп балаларның укыту программаларын ничек үзләштерүләрен тикшереп карау. Хаталар булган очракта калган вакытны аларны киметү өстендә эшләү.
21 нче мартта район башлыгы каршындагы муниципаль хезмәт сораулары буенча комиссия муниципаль хезмәткәрләрнең профессиональ дәрәҗәсен, белемен билгеләр өчен квалификацион имтихан уздырды.
Бүген Шелангада махсус оешма су тоткарлаучы койма төзелеше өчен топографик сүемка ясады.
“Сезнең торак-коммуналь хуҗалыкка хокукларыгыз – аларны якларга өйрән” проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Роспотребсоюз Идарәсе Югары Ослан халкына сәгать 14.00-15.00 дә Зеленодоьск шәһәренең Засорина урамы, 24 нче йортта фидеоконеренция рәвешендә консультация уздыра.
24 нче марттан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан үзләренең эшчәнлеген башлап җибәрә. Алар 3 мәйданчыкта- “Бәхетле”, Яңа Савин районы һәм Хөсәен Ямашев проекты , 71а.
ТР авыл хуьалыгы һәм сәүдә министрлыгы крестьян фермер хуҗалыкларында гаилә фермасы оештыру конкурсы турында хәбәр итә.
20 нче март көнне район культура йортында Халыкара стамотологик сәламәтлек кысаларында узган чара “Сәламәт елмаю бәйрәме” дип аталды. Иң төп максат – халыкка авыз куышлыгын сәламәт тоту гигиенасын җиткерү, аның тән сәламәтлегенә йогынтысы. Аудитория – мәктәпләрнең 1-4 нче сыйныфы укучылары.
Закиров Хәсән Мөсинович, өлкән лейтенант, миномет взводы командиры Кызыл Байрак авылыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Аның ул вакытта инде гаиләсе була. Сугышта ул фашистлардан үз гаиләсен, туган ягын, Иделен, авылын саклау өчен көрәшә. 1941 нче елның декабрендә. Аның исән вакытындагы иң соңгы урыны Украинаның Лубны шәһәре.