Хөрмәтле Югары Осланлылар һәм район кунаклары! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Кеше дөньяга бәхетле булу өчен туа. Барыбыз да бәхетле булырга тели. Ә язмыш бар кешегә дә бертөрле карамый шул. Иң кирәк бәхет – ул картлыгыңны үз өеңдә балаларың һәм якыннарың белән каршылау.
Кичә район культура йортында ярдәмгә мохтаҗ һм сәламәтлеге чикләнгән гаиләләрнең балалары өчен күңелле Яңа ел бәйрәме булып узды.
28 нче декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Түбән Ослан авылында Яңа ел чыршысы ачылды.
29 нчы декабрьдә Куралово авылы клубында бик күңелле бәйрәм оештырылды. Балаларга кунакка узып бара торган елның символы маймыл, Яңа елның Әтәче, Карга һәм Пингвин килделәр Алар Әтәчне салкын сөт белән сыйладылар, Әтәч тавышсыз калды. Балалар һәм олыларга аның тавышын кире кайтару өчен бик күп тырышырга туры килде.
Балаларның һәм олыларның да иң яраткан бәйрәме – ул Яңа ел! 27 нче декабрьдә районның Үзәк китапханәсендә “Диалог” клубының йомгаклау утырышы булды. 2015 нче елның январенда ул клубның беренче утырышы булып узган иде. Аннан соң китапханә хезмәткәрләре театральләшкән “Исәнме, Яңа ел!” дигән тамашага хәзерләнә башладылар.
Татарстан хөкүмәте республиканың төрле шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы оештырган ярминкәләрдә катнашучыларның юлга киткән транспорт чыгымнарын үз өстенә алды.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Яр Морквашы культура йорты мөдире И. Самойленко һәм китапханә мөдире И.Прохорова ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең балаларына Яңа ел белән котлап, бүләкләр өләштеләр. Ул бүләкләрнең спонсорпы - РФ Дәүләт Думасы депутаты И. Гыйльметдинов.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгының 2016 нчы елның 29 декабрендә чыккан 252/2 нче номерлы приказы нигезендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашучыларны премия белән бүләкләделәр.
Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге барлык район халкын Яңа 2017 нче ел белән котлый.