Узган җомгада районның үзәкләштерелгән клуб системасы артистлары Яшел Үзәннең Васильево санаториена барып кешеләргә яхшы кәеф бүләк итеп кайтты. Анда район талантлары Тамара Ясинская, Алия Зиннәтова, Динара Гәләвиева, Алинә Мөхәмәтҗянова, «Патрикеевские молодцы» дуэты, Альбина Плохова, « Объединение» хореографик коллективы катнашты.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Кичә Коргуза авылының “Заречная” урамындагы Елистратов исемен йөртә торган чишмәне чистартуга багышланган чара булды. Иртәдән үк монда олысыннан кечесенә кадәр кешеләр кайсы көрәк, кайсы пила, кайсы балта алып килеп егылган агачларны, чишмәнең аккан урынын чүп-чардан чистарттылар.
12 нче августта район башлыгы Марат Зиатдинов Бөек Ватан сугышы ветераны, Соловьева Евдокия Яковлеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Анда авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Раков, ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Тәнзилә Васильева да үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.
15 нче августта бөтен дөньяга танылган шагыйрь, тарихчы, борынгы язмалар җыючы, адвокат Вальтер Скоттның 245 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе барлыкка килде.
Узган җомгада, 12 нче августта, районның үзәкләштерелгән клуб системасы артистлары Яшел Үзәннең Васильево санаториена барып кешеләргә яхшы кәеф бүләк итеп кайтты. Анда район талантлары Тамара Ясинская, Алия Зиннәтова, Динара Гәләвиева, Алинә Мөхәмәтҗянова, «Патрикеевские молодцы» дуэты, Альбина Плохова, « Объединение» хореографик коллективы катнашты.
Кичә Мәйдан клубында укучы балалар өчен Бал спасы дигән бәйрәм турында мәгълүмати сәгать уздырдылар.
Район кырларында уңыш җыю дәвам итзә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүгенге көндә борчак һәм арыш уҗымы урып-җыюны тәмамлады.
Хөрмәтле төзүчеләр! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең хезмәт – стабильлек һәм тотрыклылык нигезе. Аның сыйфатыннан һәр кешенең тормышы бәйле. Төзүче хезмәте бәрәбәренә районның йөзе үзгәрә, үсеше ныгый, алга бара. Кешеләр яңа йортларга күчә...
Хөрмәтле спортсменнар, тренерлар, спортны яратучылар һәм ветераннар!
Сезне физкультурниклар көне белән котлыйм!