Кичә Түбән Осланда тагын бер юбилей. Шалдыбина Таисия Александровнага – 90 яшь.
4 нче июнь – Халыкара агрессия корбаннары булган гаепсез балалар көне. Бу көнгә багышлап район Үзәк китапханәсендә “Балаларга – тынычлык!” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Югары Ослан Үзәк китапханәсендә танылган рус язучысы Аполлон Николаевич Майковның 195-еллыгына багышланган “Алладан шагыйрь” дип аталган китап күргәзмәсе барлыкка килде. Майков шигърияте үтә күренмәле, төгәл, ачык формада иҗат ителгән. Күбрәк шигырьләре туган якка, табигать темасына багышланган.
Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов картлар һәм инвалидлар интернатына эшлекле визит ясады.Ул инвалидларның һәрбер бүлмәсенә кереп, алар белән сөйләште, хәлләрен сорашты, проблемалары белән кызыксынды.
“Сыйфат” чикләтелгән төзелеш подряд оешмасының спорт мәйданчыклары төзү буенча эшләре кайный.
Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары! Бүген районның ял һәм культура паркында традицион бәйрәм 2016 нчы ел Сабантуе уза.
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
Сезне чын күңелдән традицион милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлыйм! Сабантуй – кешелекнең иң борынгы бәйрәме. Аны республикабызның күпмилләтле халкы барысы да үз итеп каршы ала. Ул татар халкының иң күркәм йолаларын һәм үзенчәлеген үзенә җыйган. Бу бәйрәм төрле дин, төрле тел, төрле социаль катлам кешеләрен бергә берләштерә.
Куралово авылында күпквартиралы йортлардагы ремонт дәвам итә.
Менә җәй дә, аның белән бергә каникуллар да килеп җитте. 1 нче июньдә, балаларны яклау көнендә, мәктәпләрдә җәйге лагерьлар ачылды. Балалар саф һавада төрле уеннар уйныйлар, сәяхәтләргә чыгалар, җырлыйлар, бииләр.
Бик еш караклар инвалид һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне талый. Чөнки олы авыру кешеләр ялгызлыктан газаплана, барлык кешегә ышанучан була. Андый кешеләрнең ышанычын яулау өчен караклар нәрсәләр генә уйлап тапмый, нинди генә схемалар ясамый: пенсионерларга дару алып килә, конкурсларда катнашырга тәкъдим ясый...