Хөрмәтле Югары Осланлылар! 11-12 июнь көннәрендә Казанның Үзәк стадионында рэгби-7 буенча Европа Чемпионатының 1 нче этабы (Гран-при серия) уза. Анда Европаның 12 иленнән спортсменнар катнаша.
Бүген, 7 нче июньдә район башлыгы Марат Зиатдинов Ямбулатово авылы гражданнарын шәхси сораулары буенча кабул итте. Аның белән очрашуга 2 кеше килгән иде. Проблемаларның берсе - Үзәк урамда электр үткәргечнең искерүе булса, икенчесе – Крестниково поселогында торак пунктны тәртипкә китерү иде.
5 нче июньдә Бөтендөнья тирә-якны саклау көне. Бу көн Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннани 1972 нче елда оештырылган.
Бүген Югары Ослан делегациясе Казанның Муса Җәлил исемендәге опера балет театры бинасында узган рус теле көне һәм А.С.Пушкинның 217 еллыгына багышланган бәйрәмдә булып кайтты.
Менә инде 55 ел буеБорис Семенович һәм Екатерина Петровна Алексеевлар кулны – кулга тотынышып, иңне – иңгә куеп тормыш буйлап янәшә атлыйлар.
ТР ның Министрлар кабинеты 2016 нчы елның 5 нче маенда чыккан карары нигезендә Татарстан бюджетыннан 30% субсидия размеры бирелеп объектларны капиталь ремонтлауның исемлеге билгеле булды.
Агымдагы елның 1 нче июнь отчетларының 24 нче формасы нәтиҗәләренә караганда район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 11170 баш эре мөгезле терлек санала.
31 нче майдан 2 нче июньгә кадәр “”Укучылар йорты” өстәмә белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары ”Без бергә” дип исемләнгән фестивальдә катнаштылар. Фестивалҗ кысаларында авто, судо, авиамоделирование, «Эко-перспектива», “Яшь турист» дигән интерактив уеннар, робототехника буенча олимпиада, күргәзмә-ярминкәләр оештырылган иде. Безнең балалар һәрбер чарада катнаштылар.
Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз, көчле җил һәм давыл булуы көтелә. Ул 6 нчы һәм 7 нче июнь көннәренә туры килә.
2016 нчы елның регионнар арасында узган “Яшел җир шары” конкурсының “Экообъектив” дигән номинациясендә Югары Ослан мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары 2 нче урынны яуладылар.