Татарстанда ел саен 16 мең яңа онкологик авыру белән интегүче кеше арта. Шуның белән бергә аны диспансеризация аркылы иртә стадиядә белүчеләр саны да артты. Шуларның 52% ы – хатын-кызлар, 48% ы – ирләр.
Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен районда терлек азыгы хәзерләү сораулары буенча утырышка җыйды.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев гражданнарны кабул итте.
23 нче май көнне Матюшино урта мәктәбендә башлангыч профессиональ хәзерлек буенча оештырылган үзәкнең курсантлары квалификацион имтихан тапшырдылар. Сынау теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Башта программалы комплекс ярдәмендә укучыларның белемнәре юл йөрү кагыйдәләре һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү дисциплиналары буенча, аннан соң трактородромда трактор йөрту күнекмәләре тикшерелде.
“Күчемсез милекне дәүләт регистрациясе аша уздыру” дигән 21.07.1997 №122-ФЗ Федераль Закон шәхси хуҗалык алып бару өчен, дача һәм җир биләү өчен мөмкинлекләр бирә һәм анда йорт салырга дамөмкин. Аның өчен кадастр хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә күчемсез милек объекты турында Декларация генә бирергә була.
21 нче май көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Югары Осландагы җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина җитшәкчелегендәге делегация Изге Болгар җирендә Россия ислам академиясен ачу тантанасында булып кайтты. Бу тантанада Республика Президенты Р.Миннеханов һәм ТР ның дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев катнашты. Аны оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, “Яңарыш” фонды.
БУ КӨННӘРДӘ Алабуга шәһәрендә Татарстан хезмәт һәм халыкны социаль яклау Министрлыгы тарафыннан иҗади практика фестивале булып узды.
Хөрмәтле җитәкчеләр!
Сезнең кызларыгызны Казан шәһәрендә 29 нчы майдан 12 нче июньгә кадәр уза торган “Татарстанның кечкенә принцессалары” дигән фестивальдә катнашырга чакырып калабыз.
Бүгенге көндә тирә - як табигатебезне, аның урманнарын чиста тоту, алар турында кайгырту бик зур проблемалар китереп чыгара. Урманнар – безнең табигатебезне бизи торган иң зур байлык.
Кичә районда сәгать иртәнге 8.00 дән кичке 8.900 гә кадәр ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУГА АЛДАН ТАВЫШ БИРҮ БУЛЫП УЗДЫ.