Татар халкының милли ашларын популярлаштыру, халык арасында дуслык урнаштыру максатыннан 27 нче майда Югары Ослан районында Милли ашлар көне уздырыла.
Бу истәлекле вакыйгага багышлап, район Үзәк китапханәсенең уку залында “Бөек Болгар бабаларыбызның ислам динен кабул иткән көн” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
20 нче майда районның Үзәк китапханәсендә “Укучының культура көндәлеге” дигән конкурска йомгаклар ясалды.
Росреестрлары тарафыннан Идел ярларын үзләренеке итүче 200 очрак билгеле булды. Әле моннан тыш та эш дәвам итә.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы урынына конкурс уздырылды.
Казан – Югары Ослан канат юлы проектын Татарстан инвестицион меморандумы инде 2016 нчы елга керткән.
Кичә ТР ның 2 нче номерлы республика клиникасы болҗницасына медицина учреждениеләре җитәкчеләре килеп китте.
19 нчы май көнне Вахит мәктәбендә Пионер туган көне билгеләп үтелде. Бу чараның максаты: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, традицияләрне саклау. Укытучы Фаттахова Г.Х. укучыларны пионер туган көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннан соң балалар ике командага бүленеп, җитезлектә, кыюлыкта, тизлектә ярыштылар.
Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясен безнең районда Печищедан Александр Демидов, Мәмәтхуҗадан Рөстәм Каюмов ачып җибәрде. Алар икесе дә Ленинград өлкәсендә хезмәт итәчәкләр.
Хөрмәтле журналистлар, район газетасы хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Сезне барыгызны да профессиональ бәйрәмегез - Татарстан республикасының пичәт көне белән котлыйм!