Бүген Югары Осланда сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. 3 ел, 10 ай, 18 көн барды бу канкойгыч сугыш.
Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл батырлары, сугыш балалары!
Сезне барыгызны да чын күңелдән Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм! Җиңү бәйрәме ул – бөтен халыкның бердәмлек бәйрәме. Хәзерге чорда үзеңнең үткәнеңне, тарихыңны белү – бик мөһим. Гасырларга сакланып калган батырлык, көчле рух, Ватанны ярату белән бәйле иң күркәм бәйрәм ул.
“Свияга” комплексында Уктан ату буенча Россия Кубогының 2 нче этабы Ярышларның соңгы көнендәатучылар 2 комплект бүләк өчен көрәштеләр.
Югары Ослан районының Яңа Юл авылында Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр истәлегенә яңа һәйкәл ачылды.
Кешеләр яшәешкә юнәлешен, юлын югалта башлап, тормышның мәгънәсен аңламый башласалар, дингә тартыла башлыйлар. Районның картлар һәм инвалидлар интернатында “Якты дөнья” дигән реабилитация программасы эшләп килә. Кешегә кайгы-хәсрәтләрен онытып торыр өчен дини тынычлану кирәк. Интернат Казанның дини Үзәкләре белән элемтә тота.
Бүген районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесендә язгы чәчү тәмамлануы турында билгеле булды.
Районның “Свияга” комплексында Уктан ату буенча Россия Кубогының 2 нче этабының тәмамлау өлеше булып узды.
Районның имам мөхтәсибе Гали хәзрәт Зиһаншин иң яхшы мәчет яисә шамаил рәсеменә конкурс игълан итә. Бу конкурста 1-6 һәм 7-11 нче сыйныфлар өчен аерым урыннар билгеләнәчәк. Аның нәтиҗәләре 16 нчы июльдә билгеле булачак.
Районның картлар һәм инвалидлар интернаты IT-рк хезмәткәрләре белән берлектә “Җиңү урманы” экологик-патриотик проектының кысаларында интернат территориясендә “Истәлекләр аллеясы салдылар. Укучылар үсентеләр утырттылар, интернатта аерым бер елларда яшәп, вафат булган сугыш ветераннарын исемнәрен мәңгеләштерәләр.
Республикакүләм “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында районның картлар һәм инвалидлар интернатына”Меркурий” тренинг Үзәгеннән иҗади группа концерт белән килеп китте. Аларны интернат халкы һаман зур теләк белән каршы ала.