ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

1 нче апрельдән дәүләт пенсияләре, социаль түләүләр ПФР тарафыннан 4% ка арттырылачак.

ТР ның Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгының 2016 нчы елның 28 нче мартында чыккан 54/2 нче номерлы приказы нигезендә барлыкка килгән “Агропромышленность комплексларында язгы кыр эшләрен оештыру” буенча конкурс игълан ителә. Аның сроклары: 4-10 нчы апрель арасы.

Бүгенге көндә “ Авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау” дәүләт программасы кысаларында Печище авыл җирлеге бинасында ремонт эшләре тәмамланып бара. ООО «СпецСтройИнжиниринг» подрядчиклары инде Вахит авыл җирлеге бинасына күчтеләр. Анда түбә ябу эшен тәмамлап фронтонны ясый башладылар. Тәрәзәләрне монтажлау эшләре дә кызу темплар белән бара.


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Районның картлар йортындагыларга бигрәк тә сәламәтлекнке саклау учреждениеләре ярдәм кулы суза. Алар авыруларның яшь үзенчәлекләрен, физик торышын исәпкә алып төрле процедуралар уздыралар.

Районның ЖКХ бүлегенә еш кына түбәндәге сорауны бирәләр:

Хосусый милек иясенә күпквартиралы йортта үз бүлмәсеннән тыш аныкы булып тагын нәрсәләр санала?

Мәрхәмәтле эшләр эстафетасы кысаларында районның картлар һәм инвалидлар интернатына “Бәхет мастерское” клубы җитәкчесе Светлана Елисова үзенең командасы белән килде. Картлар аларны елмаеп көтеп алды.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныф укучысы Екатерина Титова язгы каникуллар вакытында КФУ базасында узган Н.И.Лобачевский исемендәге I Россиякүләм фәнни конференциядә катнашты. “Свияжск тоткыннары. Рәссам В.М.Голицин» исемле эше белән ул “Татарстан тарихы”секциясендә мактаулы 3нче урынны яулады. Укучыбызны һәм аның фәнни җитәкчесе Ирина Дадыкинаны җиңүләре белән котлыйбыз.

28 нче мартта Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Районның 85 еллыгына багышланган пландагы спорт декадасы башланды.

Бүген районга эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлҗметдинов чыкты. Беренче булып ул районның ветераннар Советы һәм район башлыгы каршындагы иҗтимагый Совет белән очрашты.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов 2015 нче елда хәрби хезмәткә китүче яшүсмерләрнең хисапка алу һәм оештыруда аеруча яхшы эш күрсәткәннәрне бүләкләде. Алар:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International