ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

28 декабрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Карахуҗа авыл җирлегендә хөрмәтләү тантанасы булды. Уточкиннар гаилəсе Василий улы Александр һәм Андрей кызы Мария зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттелəр.50 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән  бу парлар – бик бәхетле парлар. Аларга карап һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уяна.

28 нче декабрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә район Советының чираттагы 40 нчы утырышы булып  узды.

Яңа ел - серле бәйрәм. Аны бала – чагалар да, ата – аналар да, карт – корылар да бик көтеп каршы ала. 

Район хастаханәсе һәм аның авыллардагы филиалларының бәйрәм көннәрендәге эш графигы үзгәрде:

2 һәм 6  нчы январьда  сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр в поликлиникада дежур  врачлар -  терапевт, педиатр һәм стоматолог эшләячәк.

2018 нче ел быел рус әдәбияты классигы Л.Н.Толстойга багышланды, чөнки язучының иң истәлекле һәм тарихи вакыйгаларга бай еллары Казанда узган.

Әле район культура йортында узган Яңа ел бәйрәме утлары сүнеп тә бетмәгән арада бәйрәм чыршысы балаларны тагын үз янына җыеп китерде. Кичә әкияттә кунакта район хастаханәсе, Буа электр челтәре, Югары Ослан мәктәпләре балалары булды.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район культура йортында  район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре балаларының Яна ел бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Хөрмәтле МЧС хезмәткәрләре һәм коткаручылар!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!

“Бердәм Россия” сәяси партиясе һәм Кытай халык республикасы Коммунистлар партиясе төзегән килешү буенча 13 – 21 нче декабрь көннәрендә Партиянең яшь политиклары делегаөиясе Партиянең генераль Советы члены һәм РФ ның экономика сәясәте буенча  Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Денис Борисович Кравченко җитәкчелегендә Кытай республикасында рәсми визит белән булып кайттылар.

Халыкара Кино көннәре һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балалар китапханәсендә кино күрсәтү бара. 26 нчы декабрьдә Югары Ослан гимназиясенең 3, 5 нче сыйныфлары өчен “Яңа ел мультфейерверкы» булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International