29 нчы майда көндез Татарстанда көньяк – көнбатыштан секундына 15 метрдан 20 метрга кадәр көчле җил. Төнлә аяз, көндез яңгыр булуы көтелә.
ТР Министрлар Кабинетының 2017 нче елның 26 нчы маенда чыккан 1092 нче номерлы карары нигезендә Мшәдан һәм Ямбулатово авыл җирлекләренә юлларны төзәтер өчен 1 әр млн. бюджетара трансферт бүленеп бирелде. Ул акчалар юлга щебень салу өчен тотылачак.
Район китапханәчеләрен, китап фондын саклаучыларны, китап яратучыларны барысын да профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
28 нчы майда район Советының актлар залында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Хөрмәтле район китапханәләре хезмәткәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
25 нче майда Югары Ослан Үзәк шифаханәсендә янгын чыгу очрагында кешеләрне эвакуацияләү сораулары буенча тренировка булып узды.
23 май көнне 2017 елның «Иң яхшы мәктәп директоры” республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының 23 майда чыккан 909/17 номерлы боерыгы нигезенендә Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илдус Әнвәр улы Шәрәфиев бәйгенең призёры булып танылды һәм бәйгенең грантына ия булды. Мәктәпнең укытучылар коллективы Илдус Әнвәр улын зур җиңүе белән тәбрик итә һәм алдагы эшчәнлегендә уңышлар тели.
25 май көнне Матюшино урта мәктәбендә Мәгариф үсешенең 2016-2020 нче елларга максатчан федераль программасының 2.3 пункты буенча Бөтенроссия бәйгесе кысаларында комиссия эшләде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгының соңгы оператив мәгълүматлары буенча Югары Ослан районы кырларында 16244 гектар язгы сабан культуралары: 5523 гектар бодай, 915 гектар кукуруза, 3080 гектар – техник культуралар чәчелгән.
25 нче майга район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 50 тонна сөт савылган, ул былтыргыга караганда 3 тоннага күбрәк дигән сүз.